16+

Бушлай Хаҗга барыйм дисәң, бәйгедә катнаш

Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына.

Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына.

Бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән килгән ир-атлар Коръәнне дө­рес итеп укуда үз осталыкларын күр­сәтәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.

- Бәйгенең максаты - Коръәнне өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган. 1нче урынны яулаучыга эшмәкәр Шакировлар гаиләсе олы хаҗга юллама бүләк итәчәк. 2нче урынга - гомрә хаҗына юллама каралган. Өченче урынны алучыны шулай ук кыйммәтле бүләкләр көтә, - ди Азнакай шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading