16+

Бушлай татар теле курсларына электрон язылу ачылды

17 сентябрьдә Казанда бушлай татар теле курслары башлана. Оештыручылар электрон язылу мөмкинлеге ачылганны хәбәр итә.

17 сентябрьдә Казанда бушлай татар теле курслары башлана. Оештыручылар электрон язылу мөмкинлеге ачылганны хәбәр итә.

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой ис. филология һәм халыкара багланышлар институты нигезендә оештырылган дәресләр 3 ай, 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анкетаны тутырганда, уңайлы график сайларга мөмкин. Дәресләр иртән 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр яисә кич белән, 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Анкета тутырганда, шулай ук телне белү дәрәҗәсен күрсәтергә һәм үзең турында мәгълүмат калдырырга кирәк. Элекрон почта аркылы хәбәр килгәч, гариза тутырырга һәм паспорт копиясен бирергә кирәк була.

КФУ нигезендә бушлай татар теле курслары 2012 елдан уздырыла. Узган елда 920гә якын кеше электрон теркәлү процедурасын үтте, дип яза KZN.RU.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading