Шуңамы, күпләр “әбиләр чуагы” 14 сентябрьдән башлана дип уйлый. Әмма Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фикеренчә, “Әбиләр чуагы”ның билгеле көне юк.
Синоптик аңлатуынча, озакка сузылган яңгырдан соң килгән җылы көннәрне “әбиләр чуагы” дип атыйлар. Ул сентябрьдә яки октябрь башында булырга мөмкин, әмма төгәл көне юк.
Комментарийлар