16+

Быел республика ифтарында рекорд куярга җыеналар

Башкалабызда традициягә әверелеп барган республика ифтар ашында быел рекорд куярга исәплиләр, “Ак Барс арена” стадионында узачак ифтарга 20 меңнән артык мөселман кардәшләребез җыелыр дип көтелә.

Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Ак Барс арена” футбол стадионы хәбәр итә.

Быел сигезенче тапкыр үтәчәк Ифтар ашына инде әзерлек эшләре башланган. Узган ел бу чарага 15 мең кеше, алдгы елларда ун меңгә якын кеше җыйган бу зур мәҗлеснең максаты, әлбәттә, рекордлар артыннан куу түгел дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренә караганда, оештыручыларның максаты, ифтарга һәркемне, олысын да, кечесен дә чакырып калу, аларның анда катнашуына мөмкинлек тудыру.

Инде мәгълүм булганча, быел Рамазан ае 24 апрельдә башлана.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading