16+

Быел Татарстан Дәүләт торак фонды күп балалы 46 гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра

Күп балалы гаиләләр өчен фатирлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән йортларда сайлап алыначак.

Күп балалы гаиләләр өчен фатирлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән йортларда сайлап алыначак.

Быел Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды күп балалы 46 гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Бу турыда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар өчен торак Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелгән „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән йортларда сайлап алыначак», — диелә хәбәрдә.

Фатирлар кереп яшәрлек итеп тапшырыла, сантехника, плитәләр, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

2020 елда Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 273,6 мең кв.метр булган 4970 фатирлы 130 йорт төзергә планлаштыра.

Дәүләт торак фонды 15 ел эчендә күп балалы гаиләләргә 541 фатир тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Фото:pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading