16+

Быел Казанда 3210 бала балалар бакчаларына юллама ала алачак

Тиздән Казанның Совет районында тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Ул 220 урынга исәпләнгән. Кичә Казан Мэры Илсур Метшин биредә төзелеш барышын карап кайтты. - Фучик урамындагы микрорайон яңа балалар бакчаларына мохтаҗ, биредә күбесенчә яшь гаиләләр яши, 5 меңләп бала балалар бакчасына юллама алырга чиратта тора, , моннан кала, йортлар тыгыз...

Тиздән Казанның Совет районында тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Ул 220 урынга исәпләнгән. Кичә Казан Мэры Илсур Метшин биредә төзелеш барышын карап кайтты.

- Фучик урамындагы микрорайон яңа балалар бакчаларына мохтаҗ, биредә күбесенчә яшь гаиләләр яши, 5 меңләп бала балалар бакчасына юллама алырга чиратта тора, , моннан кала, йортлар тыгыз урнашкан, шәхси торак сектор да, ипотека йортлары да бар. Әлеге балалар бакчасына зур өметләр баглыйбыз, шуңа да төзелешне билгеләнгән вакытында тәмамлау зарур", - дип билгеләп үтте Мэр.

Балалар бакчасын бу елның июлендә кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Татарстан Президенты игълан ителгән социаль программалар кысаларында бу елда Казанда 3210 бала балалар бакчаларына юллама ала алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading