16+

Бәйрәмдә ничек аек калырга?

Күпләр бу көннәрдә корпоративлар уздыра.

Күпләр бу көннәрдә корпоративлар уздыра.

Яңа ел якынлаша. Бәйрәмдә артык эчеп ташлап, сәламәтлек белән проблемалар да чыгарга мөмкин. Шуңа да белгечләр дөрес итеп эчәргә кирәк дип кисәтә. Ничек була соң ул дөрес итеп эчү?

Иң элек йокыгыз туйганчы йоклагыз. Начар кәефтә яки арыган булсагыз, алкоголь сезнең белән көрәштә тиз җиңәчәк.

Активлаштырылган күмер эчеп куегыз. 10 кг гәүдә авырлыгына 1 төймә дару. Тиешле күләмдәге төймәләрнең яртысын бәйрәмгә 3-4 сәгать кала эчегез. Бер кашык үсемлек мае эчеп куйсагыз да була. Ул алкогольне озак сеңдерергә булыша. Бәйрәм табынын артына утырганчы ач та йөрмәгез, ашап алырга кирәк. Тулы ашказанына алкоголь “йомшак” сеңәчәк. Камыр ризыгы яки сөт продуктлары ашау яхшы.

Төрле алкоголь продукциясен бутарга ярамаганлыгы турында инде беләсез. Шәрабның тәэсирен бәрәңге белән ит һәм тозлы кыяр-помидор акрынайта икән.
Артык рюмка эчелсә, бераз гына лимон согы эчеп куегыз.

Бөтенләй эчмәсәгез, тагын да яхшырак – алкогольне артык куллану сезнең сәламәтлеккә зыян китерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading