16+

«Cалаватик»лар белән ил турында җырлыйк!

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Кояшлы ил» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты.

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Кояшлы ил» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты.

Җыр сүзләренең авторы – татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшит. Көен күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән.
– Балалар өчен язылган күп кенә җырларның көен Луиза Батыр-Болгари язган. «Шофер буласым килә», «Кулчатыр», «Эх, Арча читекләре» кебек җырларны ничәмә буын тыңлап, җырлап үсте. «Кояшлы ил» җыры – алар арасында иң популяр җыр.  «СалаваTik»лар белән бу җырны башкару күптәнге хыялым иде. Луиза апага тәкъдим белән чыккач, ул бик теләп ризалашты. Әлеге җырлы видео «СалаваTik»ларның күпсанлы җанатарларына да ошар дип өметләнәбез, – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
– «Кояшлы ил» җыры – 1980 нче елларда иҗат ителгән җырларымның берсе. Ул үзенең моңы һәм гадилеге белән тамашачыларның күңелен яулады. Мин 80–90 нчы елларда төрле яшьтәге балалар өчен 80 нән артык җыр иҗат иттем. Алар 1997 нче елда «Хәрефле шакмаклар» һәм «Сайра, моңлы сандугач» дип исемләнгән җыентыкта басылды. Ә 2002 елда күп кенә музыкаль дисклар чыгардым. Шуларның дүртесендә – төрле балалар коллективлары башкаруындагы балалар җырлары. Үзем дә балачактан балалар хорында җырладым, аннары балалар хор коллективлары белән эшләдем. Бу эшчәнлек миңа соңыннан истә калырлык җырлар иҗат итәргә ярдәм итте. Иң мөһиме – хәтердә калырдай гади генә көй булдыру, ләкин ул ачык, образлы булырга һәм җыр текстына туры килергә тиеш. Мин моны булдырганыма бик шатмын, чөнки минем барлык җырларым һаман да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, конкурсларда җырлана.
Соңгы елларда «Шаян» телеканалы балалар җырлары концертлары оештыра башлады. Мин дә аңа кушылдым, чөнки заманча җырларга ихтыяҗ арта. Балаларны алдап булмый. Примитивизм аларга шулай ук ошамый. Аларның да, олыларныкы кебек үк, бай музыкаль дөньясы булырга тиеш.
Балалар җырларыннан тыш, мин күпсанлы эстрада җырлары, лирик-патриотик темага җырлар иҗат иттем. Көйләрне мин эстрада, фольклор һәм академик стильләрдә язам. Спектакльләр өчен дә бик күп җырлар иҗат иттем. Барлыгы 500 гә якын җыр булгандыр. Моннан тыш, мин балалар өчен музыкаль әкиятләре, шулай ук фортепиано, скрипка, виолончель өчен әсәрләр иҗат иттем. Хәзерге вакытта минем планнарым – бу җырларны туплап җыентык чыгару. 
«Салават күпере» журналы укучыларына соңгы елларда үзем иҗат иткән балалар җырларын ишеттерәсем килә. Аларның күбесенең фонограммалары әлегә язылмаган, якын арада бу язмаларны тормышка ашырырмын һәм «Яңгырасын яңа җырлар!» дип исемләнгән җыентык чыгара алырмын дип өметләнәм!» – дип иҗади планнары белән уртаклаша композитор Луиза Батыр-Болгари. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading