16+

"Чаңгы юлы – 2016" ике кешенең гомерен өзде

Кичә "Чаңгы юлы - 2016" массакүләм чаңгы ярышларында ике ир-атның гомере өзелгән, дип яза news.megatyumen.ru.

Кичә "Чаңгы юлы - 2016" массакүләм чаңгы ярышларында ике ир-атның гомере өзелгән, дип яза news.megatyumen.ru.

Беренче очрак Түбән Тагилда булган: 56 яшьлек ир-ат 10 чакрым чабарга старт алганнан соң, 1,5 чакрымын узуга аңын җуя. Табиблар берничек тә ярдәм итә алмый - ир-ат җан тәслим кыла.

Шуңа ук охшаш очрак Каменск-Уральскида булган. 60 яшьлек ир-ат чаңгы шуу буенча ветеран да була. Тик аның да кисәк кенә хәле начарая һәм вафат була. Аның тромбы өзелгән дигән фаразлар бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading