16+

Чаллы мэры эшкә йөрүне тыйды. Кемнәргә?

Мәһдиев 5-6 көнгә эштән туктарга, табиблардан консультация алырга киңәш бирде.

Мәһдиев 5-6 көнгә эштән туктарга, табиблардан консультация алырга киңәш бирде.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә сулыш юлларында вируслы кискен инфекция яки грипп симптомнары булган кешеләргә эшкә килүне тыйды.

«Әгәр температура бар икән, бернинди героизм булырга тиеш түгел. Ел ахырында хисап бирү өчен коллективта югары температура, томау белән йөрергә кирәкми. Хисап ясарсың, ләкин иң мөһиме, коллективта чир таралачак һәм кешедә чир катлаулы узачак», - диде ул.

Мондый очракларда Мәһдиев 5-6 көнгә эштән туктарга, табиблардан консультация алырга, урында ятып дәвалану режимын сакларга, ә аннары эшкә чыгарга киңәш итә. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, башкарма комитетта да шундый «геройлар» бар.

«Без кешеләрнең үзләрен эшкә бирүләрен күрәбез. Безнең коллегаларыбыз да йөри. Алар 37,5 – 38 градус температура белән йөрмәсен өчен поликлиникага җибәрергә туры килә. Әгәр алар сулыш юлларында вируслы кискен инфекцияне (ОРВИ) яки гриппны аягүрә йөреп үткәрсә, бу яхшылыкка китермәячәк», - дип сөйләде мэр.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading