16+

Чаллы полициясе башлыгы урынбасары авариядә һәлак булган

Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Чаллы полициясе башлыгы урынбасары авариядә һәлак булган

Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстанда М7 трассасында Таулар торак пункты янында бүген көндез җитди юл-транспорт һәлакәте булды. Hyundai маркалы автомобиль трассада хәрәкәт иткән вакытта юл кырыена төшеп китә һәм машина әйләнеп каплана. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына шул турыда сөйләгән.

Машина йөртүчесе хастаханәгә барганда үлә. «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, һәлак булган йөртүче – Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading