16+

Чаллыда олы яшьтәге парны үтерүдә шикләнелүче аларның йортында 15 ел эшләгән

Тоткарланган ир инде үз гаебен таныган.

Чаллыда олы яшьтәге парны үтерүдә шикләнелүче аларның йортында 15 ел эшләгән

Тоткарланган ир инде үз гаебен таныган.

Чаллыда олы яшьтәге парны үтерүдә шикләнелүче аларның йортында 15 ел эшләгән.
Яр Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынның ерткычларча үтерелү факты буенча "Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, үтерүдә шикләнелү буенча, 48 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Ул инде үз гаебен таныган. Ачыкланганча, шикләнелүче 15 ел дәвамында пенсионерлар йортында эшләгән.

Тикшерү фикеренчә, шикләнелүче һәм йорт хуҗасы арасында җәнҗал чыккан. Тоткарланучы башта хатын-кызны кыйнаган, ә соңыннан аңа күп тапкырлар пычак белән кадаган.
Боларның барысын да шул йортта эшләүче хатын күреп торган. Күзен кан баскан ир аны да үтерергә ниятләгән, ләкин шул вакытта йорт хуҗасы килеп чыккан, шикләнелүче аңа чүкеч белән ташлана һәм кыйный башлый, берничә тапкыр пычак белән кадый. Шуннан соң җинаятьче өйдән бөтен акчаны урлап чыккан һәм аларның Toyota Rav4 автомобилендә качарга тырышкан. Ерак китә алмаган. Аны Чаллының 71 нче микрорайонында хокук сакчылары тоткарлаганнар.

Фотода фаҗига булган йорт.

Автор: http://chelny-izvest.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading