16+

Чаллы шәһәрендәге подъездларның берсен керпеләр белән күбәләкләр "баскан" (ФОТОЛАР)

Чаллыда яшәүчеләр, рәссамга акча түләп, подъездларын чуарлаткан.

Чаллыда яшәүчеләр, рәссамга акча түләп, подъездларын чуарлаткан.

"Челнинские известия" газетасы язуынча, 58/16 йорт подъездында ремонт алты ел элек булган. Шушы вакыт эчендә яшәүчеләр, тугыз катлы йортны яхшы хәлдә саклап кына калмыйча, аны бизәргә дә тырышкан.



Башта лифттагы рекламадан кергән 600 сумга буяу алганнар. Ә менә рәссамны алай тиз генә тапмаганнар. Сәнгать мәктәбе студентларына мөрәҗәгать иткәннәр итүен, әмма берсе дә теләк белдермәгән. Чаллы педагогия институты студенткасы исә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сынап карарга алынган. Шулай итеп, подъездда ромашкалар, керпеләр, күбәләкләр, һава шарлары барлыкка килгән. Алар олыларның да, балаларның да кәефен күтәрә, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading