16+

Чаллыда иң зур балык тотучыга кармак тапшырдылар (+фото)

Кама Тамагының Чаллы авылында инде җиденче ел рәттән авыл көне бәйрәме уза.

Чаллыда иң зур балык тотучыга кармак тапшырдылар (+фото)

Кама Тамагының Чаллы авылында инде җиденче ел рәттән авыл көне бәйрәме уза.

Авыл чагыштырмача зур түгел, 50дән артык хуҗалык исәпләнә. Ләкин авыл халкы бердәм, бәйрәм күптән күрешмәгән дусларны, классташларны, туганнарны күрештерде, чаллыларны бергә җыйды. Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе Гүзәлия Насыйрова тумышы белән Чаллы авылыныкы, хәзер Югары Ослан районында яши. Ләкин, туган авылын онытып бетерми, быел да бәйрәм бик күңелле, мәгънәле узды. Бу юлы ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Бәйрәмне халык бары тик үз акчасына гына уздыра, бернинди иганәчеләр, авылдан чыккан бизнесменнарның да ярдәм иткәне юк.

- Быел бәйрәмне уздыру өчен 6 меңнән артык акча җыелган иде, кайбер авылдышлар аеруча актив, рәхмәт аларга, шул акчаларга быел да бәйрәмне оештыра алдык, сугыш елы балалары, ягъни 1945 елга кадәр туганнар авылда 41 кеше. Аларга җылы одеяллар тапшырдык, юбилейлары быел булганнарны да игътибарсыз калдырмадык, - ди Гүзәлия ханым. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды, авыл халкы үзе дә рәхәтләнеп чыгыш ясады. Кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Быел бәйрәмдә иң зур балык тотучыга ярыш та уздырдылар. Балыкчылар авылның Шәм күленә юнәлде. Бу күл соңгы арада шактый саеккан иде, ә менә быел ни хикмәт, күл элеккеге хәленә кайта бара, балыгы да зур булмаса да, еш эләгә. Бәйгедә җиңүче Чаллы авылы егете Рамил Мозаффаровка кармак бүләк иттеләр. Әлеге бүләкне әзерләгән шушы авылдан чыккан Вилдан Насыйров күл саекмаса, әлеге бәйгене икенче елга да үткәрәчәкбез, дип вәгъдә бирде. Авыл гармун тавышыннан кичен дә тынмады. Авылдашглар яшьлек җырларын искә алды, җырлап, биеп күңел ачты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading