16+

Чаллыда Яшьләр хоккей лигасы “йолдызлары” җыела

Бүген хоккей традицияләре, җанатарлары белән дан тоткан Чаллы шәһәре ЯХЛ беренчелеген үзендә кабул итәчәк.

Бүген хоккей традицияләре, җанатарлары белән дан тоткан Чаллы шәһәре ЯХЛ беренчелеген үзендә кабул итәчәк.

Боз спорт сараенда узачак уеннарга бөтен 1500 билет та ике сәгать эчендә сатылып беткән. Алты атна эчендә җанатарлар ЯХЛ сайтында үзләренең яраткан уенчылары өчен 552 мең тавыш бирергә өлгергән.

Уенда ЯХЛның иң танылган, талантлы "йолдыз"лары катнашыр дип көтелә. Команда составында иң яхшы ассистент, һөҗүм итүче Анотолий Наговицын, иң яхшы снайпер Дмитрий Антонов, шулай ук күпләргә таныш уенчы Андрей Виноградов, капкачы Алексей Артамкин да бар. Чаллылар исә үзләренең җирле "Челны" командасындагы уенчылары - капкачы Михаил Дорофеев белән форвард Айдар Ханнановка көч биреп торачак.

Бүген узачак спорт программасын Яшьләр хоккей лигасы директоры, Олимпия уеннарында көмеш приз иясе, ике тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Гагарин кубогы иясе Алексей Морозов ачып җибәрәчәк. Танылган "Молодежка" сериалы актерлары Буыннар кубогы кунаклары булып чакырылганнар.

Буыннар Кубогы - чаллылылар өчен спорт бәйрәме генә түгел, бүген биредә матчка килә алмаган мохтаҗ балаларга хәйрия чарасы да уздырылачак. Уенчылар сериал актерлары белән бергә Татарстандагы иң зур медицина учреждениеләренең берсе - Кама балалар медицина үзәгенә барачаклар. Матч 17.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading