16+

Чехов базарында янгын чыкты

Бүген иртә белән Чехов базарында янгын чыккан.

Бүген иртә белән Чехов базарында янгын чыккан.

Бер катлы бинаның 4 квадрат метр чамасы мәйданында продуктлар куела торган агач стеллажлар янган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп ялкынны вакытында сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк. Адмирал базары янганнан соң, кибетләрдә, базарларда янгын курынычсызлыгы буенча массакүләм тикшерүләр узган иде. Ул чакта ук Чехов базары янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми дип таптылар. Шуннан соң, базар бер айга эшен туктатып та торды. Җитешсезлекләрне төзәткәннән соң, базар кабат ачылган иде. Хәзер янгын ни сәбәпле чыкканны тикшереп, сәбәпләрен ачыклаячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading