16+

Чемпионатта Татарстаннан сигез спортчы катнаша

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында Татарстанның сигез спортчысы катнашачак.

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында Татарстанның сигез спортчысы катнашачак.

Аларның бишесе: «Синтез» су полосы командасыннан Альберт Зиннәтуллин, Артем Одинцов, Константин Степанюк, Владислав Тимаков, Иван Нагаев. Йөзүче Яна Мартыновага да зур өметләр баглана, ул 400 метрлы дистациядә көч сынашачак. Суга сикерү остасы Никита Шлейхер да җиңүчеләр исемлегендә булыр дигән ышаныч бар. Спортчылар исемлегендә 800 һәм 1500 метрга йөзүче яшь казанлы Эрнест Максумовны да күрергә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading