16+

«Черек күл»дә мордва мәдәнияте белән танышабыз

Саклагыч курчак, музыка уен коралын ясау һәм мордва буягычлары –«Древо жизни» проекты 25 август көнне 17.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында мордва мәдәниятенә багышлап үткәрелә.

Саклагыч курчак, музыка уен коралын ясау һәм мордва буягычлары –«Древо жизни» проекты 25 август көнне 17.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында мордва мәдәниятенә багышлап үткәрелә.

Проектның быелгы соңгы чарасында казанлылар һәм шәһәр кунакларын мордва мәдәниятен якыннан белә ала. Чараны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Пәнҗешәмбе көнне Казан халкы һәм шәһәребез кунаклары мордва халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, ризыкларының рецептлары белән таныша алачак.

Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә мордва-эрзя (Лениногорск муниципаль районының Мордва-Кармалка авылы мәдәният йорты музее) һәм мордва-мокша (Тәтеш муниципаль районының Килдюшево авылы җирлеге китапханәсенең туган якны өйрәнү почмагы) этник төркемнәренең көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмнең төп хедлайнеры – Саранск шәһәренең (Мордовия) «Мерема» этнографик фольклор студиясе булачак. 

Исегезгә төшерәбез, «Древо жизни» 4 милләт – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыклары турында сөйләргә алынды. Проектның өч чарасы 14, 28 нче июль, 11 нче август көннәрендә узды. Алар мари, удмурт, чуаш мәдәниятләренә багышлап үткәрелде. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading