16+

Чистай егете йоклап яткан энесен кирпеч белән бәреп үтерә

Егет әлеге коточкыч адымга ярты елга якын әзерләнгән, алдан ук үтерү коралларын да барлап куйган.

Чистай егете йоклап яткан энесен кирпеч белән бәреп үтерә

Егет әлеге коточкыч адымга ярты елга якын әзерләнгән, алдан ук үтерү коралларын да барлап куйган.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү органнары тарафыннан Чистай шәһәренең 21 яшьлек кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 105 маддәсендәге 1 нче өлеше буенча каралган җинаять кылуда шикләнелә. 

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 4 апрелендә Чистай шәһәрендә шикләнелүче егет 19 яшьлек энесенең башына һәм гәүдәсенең төрле өлешләренә кирпеч белән суга, шуннан соң өйдән чыгып кача. Алынган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә егет берничә сәгатьтән соң җирле хастаханәдә вафат була.
 

Җинаятьче исә берничә сәгатьтән соң Чистай районы авылларының берсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Үтерүгә катнашы булуын ул өлешчә таный. Аның сүзләренә караганда, алар күптәннән конфликтта булганнар. Җинаять коралын ул инде ярты ел элек үк әзерләп куйган. 

Тикшерү егетне сак астына алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать иткән. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. 

                                                                                                                                                                    Лилия Гайнуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading