16+

Чит илдә тапшырылган тест Россиядә гамәлдә түгел

Россиягә очар алдыннан, башка илдә коронавируска каршы тапшырылган тест нәтиҗәләре безнең илдә актуаль түгел һәм аларны дәүләт хезмәтләре порталына кертеп булмый. Илебезгә кире әйләнеп кайткач, мондый төр тестны яңадан узарга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

"Хәзер чит илдән рейслар ясый торган күп кенә авиакомпанияләр самолетка утырганда ук, кеше булган илдә ясалган ПЦРтест нәтиҗәсен таләп итә. Күп кенә гражданнар Россиягә кире кайткач, бу гына да җитәр, дип уйлый һәм норматив документларда беркетелгән кирәкле тикшерү узуны читтә калдыра. Тагын бер кат шуны кабатларга телим, чит илдә тапшырылган тест нәтиҗәсен монда дәүләт хезмәтләре порталына кертеп булмый", - диде Авдонина.
Аның сүзләренчә, РФ территориясенә чит илдән әйләнеп кайткан кеше 3 көн эчендә биредә анализ бирергә тиеш, һәм нәкъ менә әлеге тикшеренүнең нәтиҗәсе дәүләт хезмәтләре порталына беркетелә.
"Шуңа күрә, безнең гражданнарга мөрәҗәгать итеп, бу моментларны да исәпкә алуыгызны сорыйм", - дип өстәде Авдонина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading