16+

Чит илдә яшәсәң дә, салымны Россиядә түлиячәксең

РФ Финанс министрлыгы Салым кодексына үзгәрешләр әзерләгән.

РФ Финанс министрлыгы Салым кодексына үзгәрешләр әзерләгән.

Канун проекты буенча фикер алышулар башланган, ул кабул ителсә, яңа канун 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Россиядән чит илгә китүчеләр күбәйде. Әмма кайберәүләре әле дә бездән хезмәт хакы алуын дәвам итә. Менә шундыйларга карата салымны арттыру күзаллана.

Пандемия чорында чит илгә китеп, онлайн эшләүче белгечләр саны арткан. Хәзер исә Украинадагы махсус хәрби операция барышында да шундый ук хәл күзәтелә.

Салым кодексының гамәлдәге нормаларына ярашлы, кеше чит илдә яшәп, Россиядәге оешма-компанияләрда дистанцион эшләсә һәм хезмәт хакын бездән алса да, бу читтәге чыганактан акча алу булып санала. Россиядә кертемгә салым 13 процент тәшкил итә. Чит илләрдә исә аның күләме башкача. Әгәр дә кеше елына 183 көн һәм аннан озаграк чит илдә калса, ул безнең илдә салым резиденты булудан туктый. Әммә яңа проектта каралганча, кеше бу вакыт аралыгыннан соң да, бездән түләү алса, аңа салым салырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading