16+

Чит илләр «2» санын ник ярата?

Казанга быелның гыйн­вар-август айларында 2,8 миллион турист килеп киткән. Шулардан 142 187 кеше – 169 ил гражданнары.

Казанга быелның гыйн­вар-август айларында 2,8 миллион турист килеп киткән. Шулардан 142 187 кеше – 169 ил гражданнары.

Татарстан башкаласы халыкара танылу ала бара. Җир шарындагы барлык 197 илдән дә Казанга сәфәргә кузгалырлар әле берзаман.
– «Ворлдскиллс» чемпионаты көннәрендә чит илләрдән туристлар аеруча күп булды, кунакханәләр 93,5 процентка тулды, – диде туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. – Чемпионат вакытында Казан халыкара аэропорты 2,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәтте.

Россия төбәкләреннән килгән ватандашлар Казандагы дүрт яки биш йолдызлы кунакханәләргә урнаша, ә чит илләр туристларын, ни гаҗәп – ике-өч йолдызлылар да канәгатьләндерә. Моның сере гади. Сакчыллыкка өйрәнгән чит илләр кешеләре кыйммәтле кунакханәләргә акча туздырмый, алар өчен җирле тарих-мәдәният белән танышу әһәмиятлерәк.

Казан Кремлендә быелның сигез аенда 2 миллион 373 турист һәм экскурсия төркеме булган. Бу сан узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк. Кремль яр буенда – 1 миллион 20 мең ә, аквапаркта 617 953 кеше күңел ачкан.

Дарья Санникова сөйләгәнчә, «ТурСтат» аналитика агентлыгы һәм Россиянең торакны броньлау «Твил.ру (Tvil.ru) сервисы бәяләмәләре буенча Казан май бәйрәмнәрендә ял өчен иң уңай топ-3 һәм топ-5 шәһәр исемлегенә кертелгән булган. Яңа ел-2020 бәйрәмендә дә Казан топ-5 шәһәрләр исемлегендә тәкъдим ителгән.

«Казан Велотөне» елдан-ел популярлаша бара, әлеге чарада быел берьюлы 5 мең кеше велосипед иярләгән. «Ворлдскиллс» чемпионаты рухында «Казан Велотөне» эшче һөнәрләре тематикасында узган.
– «Тәмле Казан» гастрономия фестивален казанлылар да һәм туристлар да бик ярата. Туристлар арасында татар милли ашларына ихтыяҗ, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка артты, – диде Дарья Санникова.
Казанда хәзер туристлык өлкәсендә 16 мең кеше эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading