16+

Чүплеккә бик зур елан ташлаганнар

Сәрлетамакта яшәүчеләр сәер табылдыкка тап булганнар. «Домоуправление №4» тукталышыннан ерак түгел чүп контейнерына бик зур елан эленеп торган.

Чүплеккә бик зур елан ташлаганнар

Сәрлетамакта яшәүчеләр сәер табылдыкка тап булганнар. «Домоуправление №4» тукталышыннан ерак түгел чүп контейнерына бик зур елан эленеп торган.

Питонны өйдә асраган булып,  авырып китеп яки туйдырып җибәргәч аннан шул рәвешле арынырга булганнар ахры.

Еланны чүп ташларга килгән бер бала күреп алган. Питон башта селкенмәгән, бераздан боҗра булып йомарланган, аннан селкенеп алган, контейнер янына асылынып төшкән һәм җан биргән.

Әлеге фото социаль челтәрләрдә таралганнан соң, бик  шау-шу тудырган. Күпләр еланның хуҗасын сүккәннәр: чөнки елан башта исән булган һәм ул кешегә ташланырга мөмкин иде. Икенче берәүләр елан карт һәм авыру булса, башка гуманлырак юл сайларга да мөмкин иде, дип үз фикерләрен язып куйганнар.


Чыганак: KP.RU

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading