16+

Чүпрәле районында яшәүче 86 яшьлек Закир Шәрәпов сайлауларга чаңгыда килгән

Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авыл җирлеге территориясенә кергән Иске һәм Яңа Задур авыллары сайлау участогында 80 сайлаучы теркәлгән.

Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән тәмамларга өйрәнгән. Шуңа да Татарстанның Чүпрәле районы Иске һәм Яңа Задур авыллары халкы сайлау участогына иртән үк килгән иделәр. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән, дип яза район газетасы.

"Үз гомеремдә беренче тапкыр сугыштан, 1946 елда сайларга туры килде. Ә мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр булды. Шуңа да чаңгы белән килергә туры килде", - ди актив тормыш рәвеше алып баручы ветеран.

Россия Президентын сайлаулар хакында исә ул, һәркем үз фикерен белдерергә тиеш, ди. “Мин исә, илебез тыныч, имин, әйбәт булсын өчен, дип үз тавышымны бирдем", - диде Закир абый Шәрәпов.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading