#айдадомой флэшмобына Россия актерлары да кушылды, аларның күпчелеге вакытларын өйләрендә якыннары белән уздыра. Якташыбыз, актриса Чулпан Хамматова да карантинда өйдә утыруын хәбәр итте.
- Менә без дә өйдә калу турындагы карарны кабул иттек һәм табибларыбызга авырлык китермәскә булдык. Изоляциядә булган вакытта, көннәребезне ничек үткәрүебез турында сөйләргәме?- ди Чулпан.
Шуңа актриса кызы белән шөгыльләнү өчен, махсус расписание булдырган. Бирегә көне, сәгате, ни белән мәшгуль булулары турында язган.
Хамматованың гаиләсе расписание буенча, иртәнге сигездә уяна, шуннан соң иртәнге аш, 10 нан 12 гә чаклы мәктәп программасы буенча шөгыльләнү, саф һавада йөреп керү, төшке аш, ял, кичке аш, кино карау, йокыга әзерләнү китә. Барысы өчен дә төгәл сәгатьләре билгеләнгән.
«Расписание - безнең өчен барысы да!», ди Чулпан Хамматова үзенең инстаграмм сәхифәсендә.
Комментарийлар