16+

Чулпан Йосыпова күңелле яңалык җиткерде

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.

Чулпан Йосыпова күңелле яңалык җиткерде

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.

Җырчы вокал буенча дәресләр бирергә җыена һәм теләгән һәркемне үзенә чакыра. “Моннан 7 ел элек Казан театр училищесында вокал дәресләре биргән идем. Белемем буенча да мин – вокал укытучысы. “Сез вокал дәресләре бирмисезме?” - дип бик күп сораулар килә директка. Киләсе атнадан вокал дәресләре бирә башлыйм. Теләгегез булса, директка языгыз әле. Вокал дәресләре ул җырчы булыр өчен генә түгел, ә үзең өчен, күңел өчен, хатын-кызлар өчен, гомумән, бик кирәкле шөгыль”, - дип язган Чулпан.

Җырчы шулай ук үзеңне кеше арасында матур тоту, оялмау буенча да киңәшләрен бирергә әзер. “Дәресләр өйдә уза. Музыка уен кораллары, аппаратура, микрофон – бөтен шартлар да каралган”, - ди җырчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading