16+

Чыршыны сугып аударсаң чанаңа...

Урманнан гына чыршы алып кайтам, нишләп акча туздырып йөрим диючеләр өчен бу яңалык! Карагыз аны, яшел бикәне кисеп ятканда, кулыгыздан тота күрмәсеннәр!

Урманнан гына чыршы алып кайтам, нишләп акча туздырып йөрим диючеләр өчен бу яңалык! Карагыз аны, яшел бикәне кисеп ятканда, кулыгыздан тота күрмәсеннәр!

Татарстанда “Чыршы” оператив-профилактик чаралары башланган бит. Бу нисбәттән, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм Хокук саклау органнары вәкилләреннән торган 140тан арык патрульле мобиль төркемнәр оештырылган.

Патруль төркемнәр 31 декабрьгә кадәр эшләячәк әле. Былтыр да шундый төркемнәр эшләгән. Алар 365 рейд үткәргән һәм канун бозуның 12 очрагын ачыклаган.
Билгеле булганча, законсыз рәвештә агач кискән өчен 3-4 мең сум күләмендә штраф каралган. Вазифаи затларга 20-40 мең сум, юридик затларга 200-300 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, арбасына “чыршыны сугып аударган”нарга табигатькә килгән зыянны да капларга туры киләчәк. Аның нинди булачагы киселгән агачның төренә, аның кайда үсүенә, урманнарның саклану дәрәҗәсенә бәйле.

Табигатькә зыян салучыларны күрүчеләр 8-800-100-94-00 номерына шалтыратып хәбәр итә ала. Шулай ук “Халык контроле”нә дә юлларга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading