16+

COVID-19 дан прививка ясаткан татарстанлыларның саны билгеле булды

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан татарстанлылар санын атады.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан татарстанлылар санын атады.

"Хәзерге вакытта 2 789 кеше вакцинацияләнгән. 373е инде икенче тапкыр прививка ясаткан. Вакцинаның чираттагы партиясе 11 гыйнварда кайтарылды, барлыгы 5400 данә - хәзер ул актив рәвештә тарала", - диде Жаворонков.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан федераль университетының медсанчасте җомгадан вакцинацияне башлап җибәрә. Шулай ук бүген Казанның 7 нче номерлы хастаханәсе дә коронавирустан прививкалар ясата башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, февраль ахырына кадәр Татарстанга 190,5 мең доза вакцина кайтырга тиеш. Барлыгы республикада 57 вакцинация пункты оештырылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading