16+

COVID белән авырган ир вирус аркасында коткыга бирелүчеләргә киңәшләрен биргән

Казанлы үзенең коронавирустан дәвалану тәҗрибәсе турында сөйләгән, инде йоктырган һәм әлеге чирдән нык курыккан кешеләргә киңәшләрен биргән.

Казанлы үзенең коронавирустан дәвалану тәҗрибәсе турында сөйләгән, инде йоктырган һәм әлеге чирдән нык курыккан кешеләргә киңәшләрен биргән.

Пациентның авыру тарихы tatarstan_republic паблигында бастырылган. "Сентябрьдә авырдым, шуңа күрә мин барысын да тасвирлый алам, хәзер бу актуаль дип әйтергә була. Беренче сорау: җиңелчә үткәргән очракта, миннән коронавириска анализлар алырлармы? Җавап: юк, хәтта авыручылар белән элемтәдә булсаң да».

Авырып китүенең беренче көне дип казанлы 3 сентябрьне атаган. Төнлә куркыныч төшләр күреп саташып беткән, ә иртән ютәлләү башланган - еш түгел, ә буылдыручы. Ютәл беренче көнне генә газаплаган, ә соңыннан температурасы күтәрелгән.

"3 көн буе бизгәк тотты. 4нче көндә бик каты тирләдем һәм көчсезлек биләп алды. Тәм сизмәү 6нчы көндә башланды, унынчы көнгә ул кире кайтты. Ашау тәме үзгәрмәде. Гомумән алганда, бөтен симптоматика да 10нчы көнгә юкка чыкты. Чирләүнең 22нче көнендә коронавируска 2нче тапкыр тискәре нәтиҗә килде һәм больничный ябылды ".

Ир сүзләренчә, беренче көннәрдә температура югары торган, ләкин башка симптомнар булмаган. Соңрак компьютер томографиясе үпкәләрнең 10% зарарлануын күрсәткән. Шуннан соң гына коронавируска  анализлар алынган. Пациент фикеренчә, компьютер томографиясе "тонык пыяла" эффектын күрсәткән кешеләргә генә ясала. Хәер, бу пациентның фаразлары гына.

«Әгәр дә сез яшь һәм ниндидер җитди хроник авырулардан интекмисез икән, тынычлана аласыз. Иммунитет җиңәчәк. Ләкин үпкә ялкынсынуы башланган икән (беренче симптомнары - бизгәктән соң бик каты тирләтә), тромблар шартламас өчен кан сыегайтучы даруларны куллану яхшырак. Әгәр дә сез 50 яшьтән олырак яки хроник авырулар, бигрәк тә кан, бөер белән бәйле проблемалар яки диабет булса, пульсоксиметр (кандагы кислородны билгеләү өчен прибор) сатып алыгыз. Әгәр дә кислород микъдары 95% тан түбән төшсә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз һәм хастаханәгә ятыгыз".

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

От подписчика: Добрый день! Хочу рассказать, как я переболел Ковидом. Пост длинный, но может кому-то пригодится. Так уж случилось, что я переболел ковид и на данный момент, слава Богу, выздоровел. Но в связи с этим, очень многие знакомые спрашивают об этой болезни. Знаю не по наслышке, что в Москве берут анализы у всех, у кого симптомы ОРВИ, но этот пост не про Москву, а про Казань. Переболел в сентябре, поэтому, всё что я описываю, можно сказать, что актуально. Первый вопрос: придут ли брать у меня анализы при легком течении. Ответ: Нифига, даже если был контакт с положительными. Поэтому, давайте я сперва расскажу свою историю, а уж потом раскажу, что необходимо делать. Заболел я 3 сентября. Ночью снились кошмары, наутро елеи встал, надо идти на работу. Горло не першит, но кашель такой, что ужас. Нет, он не приступообразный, когда задыхаешься, он не такой,, что вот-вот рвота наступит. Он другой. Раньше такого кашля не было, хоть и страдал тонзилитом. Он был глубокий, то есть можно было понять, что он идет не из глотки, гортани, а глубже. Но кашель лишь был с раннего утра, а дальше почистил зубы и больше он меня не беспокоил. Пошел на работу, чувствовал себя, если честно, так себе, что в обед, вместо прогулки, решил вздремнуть. Но температуры точно не было. И вот, время уходить и я чувствую сильнейший озноб. Грешил на форточку, выпил горячего чаю. Сел в машину, врубил на полную печку. Озноб не проходит, и я понял, что у меня лихорадка. По привычке, заехал в магазин, купил курочку, так как знал, если я заболел, то аппетита не будет, хоть бульон попью. Купил арбидол и принимал его 5 дней (знаю, что многие говорят, что это плацебо, но мне помогает). Приехал домой, померил температуру - 39.2. Вот тут и закрались первые сомнения. Болел я ОРВИ раз в 2-3 года и точно знал, что температура редко превышала 38 градусов и уж точно не так резко поднимается. Можно было бы грешить на ангину, но опять мимо, горло не болит. Странное чувство. Температура приближается к 40, а ни горло не болит, ни насморка нет. Такое со мной впервые. И совсем уж на десерт, парацетамолом температура практически не сбивается. Максимум опустилось до 38.5. Продолжение в карусели ?

Публикация от Главные новости Татарстана (@tatarstan_republic)

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading