16+

Коры үләнне яндырам дип, 63 йортны күмергә әйләндергән

Новосибирск өлкәсендә 63 йортны яндырган ир-ат хөкем каршына басачак. Йорт хуҗаларына ул 31 млн сумнан артык зыян салган. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итә.

Новосибирск өлкәсендә 63 йортны яндырган ир-ат хөкем каршына басачак. Йорт хуҗаларына ул 31 млн сумнан артык зыян салган. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл узган елның 23 апрелендә Мошковск районының Порос бистәсендә булган. Ир кеше үз участогында үлән яндырырга булган. Ут сүндерелгән дип уйлап, эшләрен бетереп, гаепләнүче үз өенә кайта һәм анда спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Һава шартлары начараю һәм янгынга каршы нормаларны үтәмәү сәбәпле, ялкын телләре «Кристалл», «Дружба-2», «Мошковские», «Обское», «Сапфир», «Надежда» һәм «Микрон» бакча җәмгыятьләре территориясендә урнашкан күрше участокларга үрмәләгән.

Ир-атка карата РФ Җинаять кодексының "ут белән саксыз эш итү юлы белән башкарылган эре күләмдә чит милекне юк итү һәм зарар салу" буенча 168 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  Китергән зыянны каплау максатында гаепләнүченең мөлкәтенә арест салынган. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 15 апрельдән Татарстанда рәсми рәвештә янгынга каршы режим игълан ителде. 29 апрельдән – 10 майга кадәр урман хуҗалыгы, полиция һәм башка ведомство хезмәткәрләре урман массивларына якын территорияләрдә кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын күзәтәчәк. Шул рәвешле,  урманнарны янгыннан саклау максатында, табигатьне шашлык кыздырырга яратучылардан арындыру күздә тотыла.

Шашлык димәктән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре мангалда кыздырылган ит белән ләззәтләнергә яратучылар игьтибарына тиешле күрсәтмәләр бирде. Сүз ачык ут кагыйдәләрен саклау турында бара.
    Исегезгә төшерәбез:
    - Якындагы корылмалардан кимендә – 50, ылыслы һәм яфраклы агачлардан кимендә – 100 метр ераклыкта учакта ашарга әзерләргә мөмкин. Пикник оештырылган биләмәне чүп-чардан һәм коры үләннән арындырырга, ә тирә-як буйлап кечерәк бер траншея казырга кирәк;
    - Учак урыны өчен 30 см тирәнлектәге һәм бер метрга кадәр диаметрлы чокыр казырга кирәк;
    - Утта (мангаллар күз уңында тотыла) ризык әзерләү өчен кулланылучы металл савытлар торак биналардан биш метр ераклыкта булырга тиеш;
    - Аш әзерләү урыны янында янгын сүндерү җайланмасы яисә су булырга тиеш;
    - Ут яныннан читкә китү тыела;
    - Аш яисә шашлык әзерләп бетергәннән соң, утны сүндерергә кирәк. Моның өчен су, ком яки җир кирәк булачак.
    Сүз уңаеннан, зур булмаган мәйдандагы утны үз көчең белән дә сүндерергә мөмкин. Моның өчен янган үләнне таптау яки су алып килеп сибү дә җитә (тик үләннең яңадан пыскып утырмавына инанырга кирәк). Янгын чыгу факты турында тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 112, 101, 010 номерына хәбәр итәргә була.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading