16+

Дагестандагы террорчылар бер түрәнең уллары булган

Дагестанда өч көнлек траур игълан ителде.

Дагестанда өч көнлек траур игълан ителде.

Кичә Дагестанда терактлар нәтиҗәсендә 15 полиция хезмәткәре, шул исәптән Дагестанские Огни шәһәренең полиция башлыгы һәлак булган, дип яза "Лента ру".  Террористлар бер үк вакытта Махачкала белән Дербенттагы ике православие гыйбадәтханәсенә, синагогага һәм ДПС постына һөҗүм иткән. Һөҗүм аркасында олы яшьтәге рухани һәм чиркәү каравылчысы да һәлак булган. Республикада террорчылыкка каршы операция режимы кертелде, террорчыларның булышчыларын эзләү дәвам итә.
Соңгы хәбәрләргә караганда, алты террорчы юк ителгән. Аларның өчесе бер район башлыгының туганнары булган. Төгәлрәге, икесе улы, берсе туганы. 
Дагестанда өч көнлек траур игълан ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading