16+

Данир Сабиров: "ГазПром" кадәр үк булмаса да, кулыбыздан килгәнчә тырыштык"

Артист хатыны Миләүшә белән бүләкләр өләшкән.

Артист хатыны Миләүшә белән бүләкләр өләшкән.

"Хәтерегездә булса, Яңа ел алдыннан 5 язылучыбызның хыялын тормышка ашырабыз дип Миләүшә белән вәгъдә биргән идек.
Без сездән бик күп хатлар алдык. Хәтта 5 кенә хатны сайлап алу авырга туры килде. Без күбрәк сайладык. Һәм сезнең хыялларны тормышка ашыра башладык.
1. Илеш районыннан Мөндилә апа үзенең шәлен Яңа елга кадәр алып өлгерде. Инде аны киеп, шатланып та йөридер дип ышанабыз.
2. Яр Чаллыдан Наталья Иванова песиләр приютына ярдәм сорый. Безнең Хәятебез бу көннәрдә приютка барачак һәм песиләрне, Алла боерса, безнең исемнән сыйлыйчак. 
3. 21 яшьлек Алисә күзләренә операция ясатырга хыяллана. Кечкенәдән начар күрә икән. Борчылма, Алисә, синең хыялыңны тормышка ашырырбыз.
4. Ә мөмкинлекләре чикле Линар чын сәхнәдә чын микрафон тотып җырларга хыяллана икән. Линар, 2нче февраль көнне УНИКС сәхнәсендә синең "звездный час" булачак. 
5. Инзилә, хосписка да концерт белән киләчәкбез. Миләүшә белән көнен, сәгатен хәл итеп бетерерсез.
6. Шаран районында яшәүче Зөлфия ханым яңа чаңгы турында хыялланган икән. Аңа бүген шәп чаңгы (бәтинкәләре, таяклары белән) алып җибәрдек. Зөлфия ханым, сездән видеоотчет көтеп калам.
7. Ринат абыйның әнисен котлап видео җибәрдек. Флүрә апа, узган туган көнегез белән! Бәхетле булыгыз!
8. Гөлназ Маликова, ә сезне 2нче февраль көнне концертымда көтеп калам. Тәнәфес вакытында сәхнә артында фотосурәткә төшәрбез. 
9. Ралина белән Азалиянең әнисе! Миләүшә сезгә парфюм җибәрер, адресыгызны языгыз!
10. Данилның әнисен декабрь ахырында Яркәйдә булганда туган көне белән тәбрикләдем. Кыстати, шундый шәп корпоратив булды ул көнне. 
11. Рәмилә ханымның да әнисен туган көне белән тәбрикләп, видео төшереп җибәрдем. Котлау әниегезнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанып калам!
"ГазПром" кадәр үк булмаса да, кулыбыздан килгәнчә тырыштык.
Мечты сбываются, главное - верить" диләр бит",- дип яза Данир социаль челтәрдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading