16+

Данис Зарипов 500нче уенында җиңелде

Кичә “Ак Барс” командасы Ярославль шәһәрендә “Локомотив”ка 2:1 исәбе белән җиңелде. “Ак Барс” командасы өчен соңгы ике уен юбилей булды. Үткән уенда Данис Зарипов 400нче алкасын керткән булса, бу уен аның өчен 500нчесе булды

Данис Зарипов 500нче уенында җиңелде

Кичә “Ак Барс” командасы Ярославль шәһәрендә “Локомотив”ка 2:1 исәбе белән җиңелде. “Ак Барс” командасы өчен соңгы ике уен юбилей булды. Үткән уенда Данис Зарипов 400нче алкасын керткән булса, бу уен аның өчен 500нчесе булды

“Ак Барс” моңа кадәр дә “Локомотив”ка җиңелеп килде.

Беренче период. Уен беренче минутлардан ук ике команданың да кискен һөҗүмнәреннән башланды. Дүртенче минутта “Ак Барс” уенчысы Антон Ландер, алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Период ахырында Роб Клинкхаммер “Локомотив” уенчысы Николай Коваленконы бортка таба этте. Хөкемдарлар тарафыннан бу хәрәкәт куркыныч дип саналды, шул исәптән уенчы “Ак Барс” командасын 5 минутка азчылыкта калдырды һәм уен азагына хәтле дисциплинар штраф белән озатылды. Ун секунд үтү белән, бер-бер артлы “Ак Барс” һәм “Локомотив” уенчылары ике минутлык штрафлар алды, период шуның белән тәмамланды.


Өченче период. Беренче секундларда, күпчелектә уйнап, “Локомотив” уенчысы Петри Контиола алка кертте (1:1). Икенче минутта Брендон Козун голы белән “Локомотив” командасы алга чыкты (2:1). Уен шуның белән тәмамланды.

Чыганак: "Татар информ"/ Гөлия Хасбиуллина

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading