16+

Даруларны дөрес язылган рецепт буенча гына сатып алырга туры киләчәк

1 сентябрьдән Россиядә рецепт буенча язылган препаратларны даруханәләрдә сатып алуга бәйле яңалык кертелә. Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, даруханә оешмаларының эш системасы кайбер үзгәрешләргә дучар булачак.

1 сентябрьдән Россиядә рецепт буенча язылган препаратларны даруханәләрдә сатып алуга бәйле яңалык кертелә. Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, даруханә оешмаларының эш системасы кайбер үзгәрешләргә дучар булачак.

«Бәйсез даруханәләр ассоциациясе» директоры һәм фармацевтика ассоциацияләре Альянсы башлыгы Виктория Преснякова «Московский Комсомолец» басмасына шул хакта белдергән. 

 Яңа карар нигезендә, даруханә пунктлары ассортиментының 70 процентын тәшкил иткән рецепт белән җибәрелүче препаратлар хәзер махсус бланкта язылган булырга тиеш. Аңа номер һәм мөһер куелу мөһим. Бүгенге көндә илдәге барлык рецепт буенча сатылучы препаратларның 10 проценты гына (бу санны даими рәвештә профильле конференцияләрдә атыйлар) чыннан да рецепт буенча җибәрелә.

Сентябрьдән башлап, кәгазьләрдә язылып бирелгән рецептлар кабул ителмәячәк. Шулай ук аптекада, рецептта күрсәтелгән серия, дата һәм башка реквизитлар кебек мәгълүматларны кертмичә, чек чыкмаячак.

Яңа таләпләр пациентларда борчу уяткан, шулай ук кайбер фармацевтлар һәм даруханә хуҗалары аптырашта калган. Аларның фикеренчә, мондый чикләүләр пациентларга хезмәт күрсәтүне кыенлаштырачак. Шулай ук бүген күп кенә даруханә тармагы предприятиеләре предмет-сан исәп-хисабына (ПКУ) препаратлар җибәрү буенча ешрак үткәрелә торган тикшерүләр турында хәбәр итә. 

Моннан тыш, катгый рәвештә рецепт буенча җибәрелә торган препаратлар исемлеге тагын да киңәйтеләчәк. Кайбер белгечләр фикеренчә, әлеге яңалык кешеләрне ешрак табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәчәк. Ә бу, үз чиратында, сәламәтлек күрсәткечләренә уңай йогынты ясаячак. Башкалар исә, зур чиратлар яки белгечләр җитмәү аркасында табибка талонны алу авыр булган шартларда, җитди хроник авырулардан интегүчеләр яшәү өчен кирәкле препаратларсыз калырга мөмкин, бу аларның сәламәтлегенә һәм хәтта тормышына куркыныч тудырачак, дип фикерли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading