16+

Дәүләт Думасында Россия төрмәләрендә тикшерү үткәрергә тәкъдим иттеләр

Ростовта Тикшерү изоляторында хезмәткәрләргә һөҗүм иткәннән соң, төрле проблемалар баш калкыды. Шуларның берсе - дин белән бәйле.

Ростовта Тикшерү изоляторында хезмәткәрләргә һөҗүм иткәннән соң, төрле проблемалар баш калкыды. Шуларның берсе - дин белән бәйле.

Дәүләт Думасының "Новые люди"партиясеннән вице-спикер Владислав Даванков Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев исеменә җинаять-башкару системасының төзәтү учреждениеләрендә диннәрнең радикаль агымнарын ачыклауга, шулай ук тоткыннарны террор оешмаларына вербовкалауга тикшерү үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәрде. Бу хакта РИА Новости яза.

"Бу уңайдан сездән, хөрмәтле Аркадий Александрович, җинаять-башкару системасының Россия төзәтү учреждениеләрендә диннәрнең радикаль агымнарын ачыклауга комплекслы үзәкләштерелгән тикшерү үткәрүнең максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм", - дип язылган мөрәҗәгатьтә.
Моннан тыш, анда төзәтү учреждениеләрендә дини радикализмны пропагандалаган өчен төрмә срокларын арттыру һәм мондый тоткыннарны яки гаепләнүчеләрне тоту шартларын кырысландыру кирәклеге турында мәсьәләне карарга тәкъдим ителә.

Даванков Ростов өлкәсе буенча 1 нче СИЗОда җәза үтәтү системасының ике хезмәткәрен тоткынга алучылар "Ислам дәүләте"тарафдарлары* (Россиядә тыелган террористик оешма) булган дигән версияне искә төшерде.
Аерым алганда, массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәгълүматларга караганда, тикшерү изоляторына һөҗүм итүгә мөмкин кадәр күбрәк тоткыннарны җәлеп итәргә тырышканнар, биредән качкан очракта аларга финанс ярдәме вәгъдә иткәннәр. Ростов Тикшерү изоляторында тоткын итеп (заложник) алынган ике хезмәткәрне спецназ штурмы нәтиҗәсендә коткарганнар. Аларны әсирлеккә алучы тоткыннар юк ителде. Һөҗүм итүчеләрнең кесәләрендә телефоннары, кораллары булган. Ягъни һөҗүмгә алар ныклап торып әерләнгән. Хәзерге вакытта тикшерү изоляторында хезмәт куючы һәркем тикшерелә. Чөнки алар арасында террорчыларга ярдәм итүчеләр бар дигән версия бар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading