16+

Әдәбият елында язучыларга һәйкәлләр куелачак

Бу хакта журналистларга Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

Бу хакта журналистларга Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

- Әдәбият елы ул иҗат кешеләре өчен генә түгел, халык өчен кирәк, чөнки әдәби әсәрләр халык өчен языла, - диде ул. - Әдәбият елында хәл ителәсе мәсьәләләр шактый. Беренчесе - гонорар мәсьәләсе, икенчесе - язучының әсәрләре таратылу. Хәзерге вакытта иҗат эше өчен түләү кискен проблема булып тора. Совет чорында язучы гонорар хисабына гаиләсен туйдыра иде. Сөенечле күренеш тә бар: бездә язучыларның китаплары бик сыйфатлы чыга. Башка республикалар белән чагыштырганда, алар күбрәк нәшер ителә. Нәшриятта басылган китапларның 85 проценты районнардагы китапханәләргә китә.Разил Вәлиевне татарча әсәрләрнең бик азының гына электрон вариантлары булуы борчый. Башка телләргә тәрҗемә итү дә зур проблема.

Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугышта һәлак булган шагыйрь Фатыйх Кәримгә, яшьли дөньядан киткән ша­гыйрь Һади Такташка Казанда һәм татар әдәбиятына үзеннән зур өлеш керткән Туфан Миңнуллинга туган ягында һәйкәл куелачак.

Киләсе елга, Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, аның алты томлык җыентыгын чыгару күздә тотыла. Шулай ук Г.Тукайның әдәби музее төзекләндерелергә тиеш. Ә менә 1500 еллык тарихы булган әдәбиятыбызның музее өчен бина юк икән.

Журналистлар, язучыларга Габдулла Тукай исемендәге бүләк биргәндә, нинди күзлектән чыгып бәялиләр, дигән сорауны да күтәрде.

- Бу очракта язучы әсәрләренең сыйфаты югары дәрәҗәдә, халык арасында танылган булырга тиеш. Алар яшерен тавыш бирү юлы белән хәл ителә. Муса Җәлил исемендәге бүләк өчен быел 99 кешедән гариза кергән. Ә аны дүрт кешегә генә бирү каралган, - диде Разил Вәлиев.

Үзенең соңгы вакытта ниләр иҗат итүе белән дә кызыксынучыларга ул: «Ике пьеса яза башладым. Тик аны төгәлләргә вакыт кына җитми», - дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading