16+

Депутат хатынын үтереп, гәүдәсен чүплеккә күмеп куйган

Красноярск крае район советы депутаты хатынын үтерүен һәм аның гәүдәсен чүплеккә күмеп куюын әйткән. Тикшерү комитетын аны СИЗОга җибәргән.

Красноярск крае район советы депутаты хатынын үтерүен һәм аның гәүдәсен чүплеккә күмеп куюын әйткән. Тикшерү комитетын аны СИЗОга җибәргән.

Фаҗига 28 мартта кичке сәгать алты тирәсендә булды. Ул көнне ир белән хатын эчәләр һәм талаша башлыйлар. Ир 35 яшьлек хатынына суга, аннары пычабелән ике тапкыр күкрәгенә кадый. Хатыны шунда ук вафат була. Ир мәеттән котылырга уйлап, үлгән хатынының гәүдәсен бистә читендәге җирле чүплеккә алып барып күмә.

Берничә сәгатьтән соң депутат полициягә хатынының югалуы турында хәбәр итә. Әмма оперативникларда шик барлыкка килә.
Өч көннән соң хатынның гәүдәсен табалар. Ирне шунда ук тоткарлыйлар. Җинаять урынында криминалистлар дәлилләр тапкан. Шуннан соң, ир барысын да таный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading