16+

Депутатлар ике гражданлыклары булучыларга карата чикләүләр кертте

Чит илдә олтанмы, үзебездә солтанмы?

Депутатлар ике гражданлыклары булучыларга карата чикләүләр кертте

Чит илдә олтанмы, үзебездә солтанмы?

Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар чит ил гражданлыгы булган Россия Федерациясе гражданнары өчен чикләүләр кертте. Хәзер башка ил гражданлыгы булган ватандашларыбыз муниципаль вазыйфаларны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын били алмаячак.

Закон проектында муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына, шулай ук "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында", "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында", "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында", "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында" Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, алар чит ил гражданлыгы (подданлыгы) булган Россия Федерациясе гражданнары өчен дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүне тыюны билгели. Чит ил территориясендә яшәү хокукын яисә даими яшәү хокукын раслаучы башка документ алган Россия Федерациясе гражданнары күрсәтелгән вазыйфаларны били алмыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading