16+

Державин премиясе: 7 кандидатның берсе 200 мең сум алачак!

14 июль көнне – рус шагыйре Г.Р.Державинның туган көнендә Державин исемендәге Республика премиясенең җиңүчесе билгеле булачак.

14 июль көнне – рус шагыйре Г.Р.Державинның туган көнендә Державин исемендәге Республика премиясенең җиңүчесе билгеле булачак.

Быел премиягә 7 гариза дәгъва кылган. Шуларның берсе генә 200 мең сумга ия булачак.

“Әлеге премия ел да тапшырыла. Узган ел ул әдәбият өлкәсендә үткәрелсә, быел юриспруденция өлкәсендә оештырыла. Ике өлкә шулай чиратлашып бара, ягъни киләсе елга кабат әдәбият өлкәсендә уздырылыр дип көтелә. Комиссия әгъзасы буларак, барлык эшләр белән танышып чыктым. Барысы да игътибарга лаек. Шәхсән үземә кайсы хезмәт ошаганын әйтсәм, дөрес булмас”, - диде ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Державин исемендәге премиягә дәгъва кылучылар арасында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты доценты Илдар Бегишев белән Зәринә Хисамова, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев, КФУ доценты Ксения Вәлиуллина, КФУ профессоры Әнәс Гатауллин белән Социаль-гуманитар белем институты доценты Динар Зәйнетдинов, КФУ доценты Айнур Гыйльмуллин, Казан юридик институты мөгаллиме Елизавета Демидова-Петрова, КФУ доценты Елена Лунева бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading