16+

Диктантны "5"кә язучылар саны арта

Татарстанда «Тоталь диктант»ны язучыларның 7,2 проценты аны бер хатасыз язган. Акциядә иң яшь катнашучыга 8 яшь булса, иң өлкәненә – 82. "Татар-информ" агентлыгында «Тоталь диктант» акциясенә нәтиҗә ясалды.

Татарстанда «Тоталь диктант»ны язучыларның 7,2 проценты аны бер хатасыз язган. Акциядә иң яшь катнашучыга 8 яшь булса, иң өлкәненә – 82. "Татар-информ" агентлыгында «Тоталь диктант» акциясенә нәтиҗә ясалды.

Быел республика буенча акциядә катнашучыларның саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 мең кешегә арткан. Акциянең нинди зур масштабта узуы турында журналистларга Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская сөйләде. Быел халыкара акциягә дөньяның 81 иле кушылган, диктантны җәмгысе 236 меңнән артык кеше язган. Акция АКШ, Германия, Кытай, Казахстан да узган.

– Шунысы сөенечле: акциядә беренче тапкыр республиканың барлык 43 районы да катнашты. Барысы 91 мәйданчык эшләде, аларның 27есе Казанда иде. Елдан-ел катнашучыларның саны яшәрә. Аларның уртача яше – 28. Димәк, яшьләр арасында да дөрес язу модада дигән фикер яши. Без нәтиҗәләрдән канәгать, – диде спикер.

Әлбәттә, журналистларны диктантны нинди билгеләргә язулары кызыксындыра. Ирина Александровская быел ул сорауны бирүләрен көтеп тә тормады.
– Диктантны бишлегә язучыларның саны бераз гына артты. Былтыр 7 процентны тәшкил итсәләр, быел – 7,2 процент. Начар билгегә язучыларның саны да кимеде. Шулай ук пунктуация хатасы да азрак күзәтелә хәзер. Ил буенча алганда, болар яхшы күрсәткеч. Диктантны язучылар арасында «апостол», «пьеса» һәм «пессимистик» сүзләре иң катлаулылары булган, – диде ул.
Сүз уңаеннан: «Тоталь диктант» акциясе 13 апрельдә узды. Акциядә катнашучыларга язучы, әдәбият белгече, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Павел Басинскийның тексты тәкъдим ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading