16+

Динә Латыйпованың абыйсы вафат: "Син безгә абый да, әти дә идең бит"

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсенә кайгы килгән. Бу хакта Динә ханым социаль челтәрдә язды. 

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсенә кайгы килгән. Бу хакта Динә ханым социаль челтәрдә язды. 

“Абый! Рафаил Миннерафыйк улы. Дөньяда иң кадерле кешемнең берсе син идең… Идең... Эх, бу тәкьдир! Ун көн инде син шалтыратмыйсың... Мин көн дә бер үк номерны җыям. Әмма…

-    Әйе, Динә, - дигән кайтаваз гына ишетелми.

Бүген төшемә кердең. Бар нәрсә дә эллеккегечә кебек, ләкин төш кенә шул. Имеш кечкенә абый Рәфәгать күлмәк тектергән. (Тормышта үз гомерендә  андый әйберләр тектергәне булмады). Тегүче шуларны китерде, абый үзе юк тапшырырга. 

Син тегүчегә теккән өчен күпмедер түләдең дә, “бусы компенсация аннары ул үзе түли”, - дип күлмәкләрне алып калдың. Һәм миңа әйтәсең кебек:

-    Рәфәгатькә сюрприз булсын әле, болай тиз тегеп өлгертерләр дип уйламагандыр да, шатланачак! - дисең. Уяндым да төшемне юрадым.

Ике күлмәк! Ике ел эчендә... Икегез дә...
Син безгә абый да, әти дә идең бит йөрәк парәм!
Абый! Абый бәгырем! Бәгырьләрем!
Нигә соң тәкьдир сәгате болай иртә сукты.
Әле бит матур күлмәкләрне төштә түгел, өндә киясе ир-егетләр идегез!” – дип язган Динә ханым.

Динә апаның зур кайгысын уртаклашабыз, абыйсының урыны оҗмахта булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading