16+

«Динамо» Татарстанда спорт җәмгыяте турында иң яхшы басмалар өчен журналистларны бүләкләде

«Татмедиа» АҖ бинасында Татарстан Республикасында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте эшчәнлеге турында иң яхшы басмалар өчен журналистларны бүләкләделәр. Журналистларның мәкаләләре дә, телесюжетлары да билгеләп үтелде.

Җиңүчеләргә истәлекле призлар һәм дипломнарны Татарстан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин тапшырды.
«Киләсе елда „Динамо“ җәмгыятенә 100 ел тула. Бу бик зур вакыт. Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Бүген мин һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше һәм патриотизм темасында яшәүче барлык актив журналистларга рәхмәт әйтәсе килә. Без дә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез», — дип мөрәҗәгать итте журналистларга Гайсин.

Ул Татарстанда спорт җәмгыяте барлыкка килү тарихы, шулай ук аның дөньякүләм танылуы турында сөйләде. Гайсин ТР Президенты Аппараты җитәкчесе - «Динамо» җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровның "Динамо" үсешенә керткән өлешен аерым ассызыклап үтте.

Дүрт номинация буенча барлыгы 13 җиңүче журналист сайланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading