16+

Диплом алырга барган егетләр коточкыч авариягә очраган

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр уку йорты хезмәткәрләрен дә тетрәндергән.

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр уку йорты хезмәткәрләрен дә тетрәндергән.

Виктор Поташев исемендәге техник колледжны тәмамлаучылар Чаллы сәнәгать зонасында – двигательләр заводы каршында куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Дүрт егет диплом алу тантанасына барган. Бу хакта "Челнинские известия"гә уку йортыннан хәбәр иткәннәр.

"Бүген дипломнар тапшыру тантанасы планлаштырылды, балалар "Энергетик" мәдәният йортының чыгарылыш балына барырга тиеш иде. Ә монда шундый фаҗига. Белгәч, көллият җитәкчелеге БСМПга чыкты. Егетләрнең хәле турында әлегә берни дә белмибез, телефоннар җавап бирми", – дип хәбәр иткәннәр көллияттә.
Ике студент авыр хәлдә, дип хәбәр иткәннәр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсеннән. "Зыян күрүчеләр БСМПга, травматология бүлегенә китерелгән. Икесе авыр хәлдә, икесе уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Бер зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан. 
Студентларның яше – 19 дан 21 яшькә кадәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading