16+

Диплом белән... авылга җибәрергә мөмкиннәр?!

Шушы көннәрдә «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Ул студентларны максатчан укытуга кагыла.

Шушы көннәрдә «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Ул студентларны максатчан укытуга кагыла.

Закон проекты нигезендә, студентлар, диплом алганнан соң, юллама буенча өч ел эшләргә тиеш булалар. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әйтүенчә, законга кертелгән үзгәрешләр кайбер аңлашылмаучанлыкларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

– Еш кына, максатчан укырга алынган яшь белгеч дип­лом алганнан соң юллама буен­ча туган авылына кайтмый, шәһәрне сайлый, белгечлеге буенча эшләми. Яңа закон кабул ителгәннән соң, гаделлек урнашыр дип уйлыйм. Бу социаль юнәлеш буенча белем алган студентларга гына түгел, сәнәгать комплексы, дәүләт хезмәткәре белгечлекләренә дә кагыла, – ди Әлфия Когогина.
1990 елларга кадәр юллама буенча эшләү гадәти хәл булган. Шактый вакыт узганнан соң, бу таләпләрнең кабат кайтарылуы бәлки чынлап та уңай нәтиҗәләр бирер. Районнарда, авылларда медицина, икътисад өлкәсендә белгечләргә кытлык сизелә. Әлеге проблеманы хәл итүдә дә бу бер адым булыр иде, мөгаен. Моңа охшаш ­проект Татарстанда ике ел элек тормышка ашырыла башлаган иде. Президент ярдәме белән мәгариф өлкәсендә укытучылар җитешмәгән фәннәр буенча педагогик белгечлек алучы студентларга зуррак стипендия белән ярдәм итү проекты булдырылды.
Нәтиҗәләр турында әлегә сөйләргә иртәрәк, тик проект буенча бүген максатчан белем алган 300дән артык укучының карары нык – алар үз туган якларына кайтып, укытучы булырга тели. Кире уйласалар, бушлай укыган еллары өчен дәүләткә акча кайтарырга тиеш булалар.

Роза Шәяхмәтова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе:
– Авылларда физика, математика, химия укытучылары җитми башлагач, бу проблеманы хәл итү өчен, шулай ук яшьләрне авылларга тарту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, максатчан укытуны булдыруны сорап, Президентка мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Ел саен 200ләп студент өч сайлау этабы үтеп укырга алына. Аларның укулары өчен дәүләт түли, ай саен 15 мең сум стипендия түләнеп бара. Бүген проект буенча барлыгы 315 студент белем ала. Без санга түгел, сыйфатка өстенлек бирәбез. Укучыларның акчага кызыгып түгел, авылга чынлап кайтырга теләүләрен тикшерәбез. Студентларның 10 проценты – егетләр. Аеруча Саба, Актаныш, Түбән Кама, Мөслим районыннан яшьләр актив. Килешү һәр район белән төзелгән. Диплом алгач, белгечләр юллама буенча биш ел эшләргә тиеш. Армиядә хезмәт иткән, декрет ялында утырган вакыт бу елларга керми. Дөрес, бу проект кына яшьләрне авылга кайтаруда төп алым була алмый. Гаилә кору, торак мәсьәләсен дә исәпкә алырга кирәк. Шулай да авылларны белгечләр белән тәэмин итүдә юлламаларның роле бар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading