16+

Директор киңәшчеләре һәрбер мәктәптә булачак

Казанда икенче көн рәттән Халыкара мәгариф министрлары форумы бара. Исегезгә төшерәбез, форумга 31 дустанә ил делегациясе килде. Барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Кунакларга Россинең мәгариф өлкәседәге эш алымнары, уңай тәҗрибә белән танышу мөмкинлеге булдырылды.

Казанда икенче көн рәттән Халыкара мәгариф министрлары форумы бара. Исегезгә төшерәбез, форумга 31 дустанә ил делегациясе килде. Барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Кунакларга Россинең мәгариф өлкәседәге эш алымнары, уңай тәҗрибә белән танышу мөмкинлеге булдырылды.

Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия, Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Беларусь, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан кебек илләрдән килгән делегатлар ике көн дәвамында республикадагы мәгариф мәйданчыкларын карадылар. Төрле проектлар белән таныштылар. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркның үзендә генә дә Россия һәм Татарстан күләмендәге кызыклы проектлар белән таныштыру өчен ачык мәйданчыклар эшләп торды. Алар арасында Россия балалар үзәкләре, “Бала-Сити”, “Адымнар” мәктәбе, Россиянең төрле федераль вузлары, балалар иҗатына һәм сәламәтлегенә бәйле төрле юнәлешләрне үз эченә алган проект-мәктәпләр, “Орленок”, “Артек” кебек халыкара лагерьлар да бар. Мәсәлән, “Балачак навигаторы” бөтенроссия проекты бүген илнең 49 төбәгендә  эш алып бара инде. 1 сентябрьдән исә Россиянең барлык мәктәпләрендә дә директоры киңәшчесе сыйфатында эшне башлап җибәрәчәкләр. Оештыручылар белдерүенчә, мондый федераль программалар мәктәп, балалар тормышына яңа сулыш алып киләчәк.

Эшлекле форум барышында катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында фикер алыштылар. Делегатлар үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар, проблема якларын билгеләп үттеләр. Гомумән, Россиянең алдынгы мәгариф технологияләрен бәяләп, ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу турында да сөйләшүләр алып барылды/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading