16+

Дәүләт архивы бәйгеләр игълан итте

Нәсел шәҗәрәңне барлау соңгы елларда модага кереп бара. Быел гына да бу өлкәдә дәүләт архивына 1621 мөрәҗәгать кабул ителгән. «Моның начарлыгы юк, димәк, кешенең матди хәле рухи кыйммәтләрне өйрәнүгә дә мөмкинлек бирә.

Нәсел шәҗәрәңне барлау соңгы елларда модага кереп бара. Быел гына да бу өлкәдә дәүләт архивына 1621 мөрәҗәгать кабул ителгән. «Моның начарлыгы юк, димәк, кешенең матди хәле рухи кыйммәтләрне өйрәнүгә дә мөмкинлек бирә.

Чөнки нәсел шәҗәрәңне төзү күпмедер дәрәҗәдә чыгымнар сорый. Шул ук вакытта бу файдалы, тарихны киләчәк буынга тапшыру», – ди Татарстан Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков.

Шәҗәрәләр төзүнең мөһимлеген күздә тотып, Татарстан дәүләт архивы хезмәтенә 100 ел тулу уңаеннан шактый гына чаралар уздырыла. Бу истәлекле юбилейны Татарстан архивы ноябрь аенда бәйрәм итәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Минем шәҗәрәм» бәйгесе башлануы турында сөйләделәр. Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, 4 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр «Минем шәҗәрәм» бәйгесенә материаллар кабул ителә. Беренче бәйге балалар-үсмерләр арасында үткәрелә. I-IV сыйныфларда укучылар гаилә шәҗәрәсен сурәтләгән рәсем, фотоальбом, коллаж, плакат, аппликация тәкъдим итә ала. V-VIII сыйныф укучыларына исә боларга өстәп реферат, эссе, инша язарга була. IX-X сыйныф укучылары, студентлар нәсел шәҗәрәсе буенча тикшерү эше үткәрергә мөмкин, нәтиҗәләрне, фәнни язмаларны, докладларны конкурска тапшырырга була.

Беренче урын өчен –планшет, икенче урынга – кесә телефоны, өченчегә электрон китап каралган. 18 яшьтән узганнар өчен аерым конкурс оештырыла. Катнашучылар йә нәсел шәҗәрәсе агачын ясап, йә гаиләсе турында видео төшереп, йә бу темага эссе, язма тәкъдим итә ала. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләячәкләр. Беренче урын өчен 50 мең сум каралган. Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, балалардан әллә ни зур эзләнүләр таләп ителми. Шәҗәрә төзү күбрәк тәрбия чарасы, баланың әбисе белән аралашуы, нәселе белән кызыксынуы да зур мәгънәгә ия. Ә менә зуррак катнашучылар тәкъдим иткән эшләрне архив хезмәткәрләре тикшерәчәк. Дөреслеккә туры килмәгәннәрен кабул итмәскә дә мөмкиннәр.
–Нәсел шәҗәрәсен төзүгә алынган шәхси оешмалар шактый хәзер, әмма еш кына андагы мәгълүматларның яртысы диярлек чынбарлыкка туры килми, шуңа да сак булырга кирәк, – ди Илдар Шәфыйков.

Бу мәсьәләдә иң ышанычлысы – архивларга мөрәҗәгать итү. Архивларның уку залларында һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны эзли ала, хат белән мөрәҗәгать итеп тә кайбер сорауларга җавап табарга мөмкин. Дөрес, документларны өйрәнү әзерлек сорый. Монда гарәп әлифбасын,тарихны белү дә кирәк. Бу очракта архив хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Татарстанда шәҗәрә базасы тупланган. Кирәк булганда, республикадагы дәүләт архивының башка төбәкләрдәге архивларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Болардан тыш быел беренче тапкыр коммерциячел һәм коммерциячел булмаган оешма архивлары арасында да бәйге уздырыла. Муниципаль архивлар арасында грант отуга да республика бәйгесе оештырыла.

Дәүләт архивында документларны цифрлаштыруга зур игътибар бирелә. Киләчәктә дәүләт порталы аша фамилияңне язып та якын туганнарыңны барлау мөмкинлеге булачак, дип ышандыра Дәүләт архивы хезмәткәрләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading