16+

Дәүләт даруханәләре ябылмаячак

Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт даруханәләр челтәрен саклап калуга юнәлтелгән законпроектын кабул итте.

Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт даруханәләр челтәрен саклап калуга юнәлтелгән законпроектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, бу яңалык Татарстан өчен аеруча актуаль. Әлеге закон проекты нигезендә, күп чыгымнар таләп иткән, аз керем китергә, рентабельле булмаган дәүләткә караган даруханәләр сакланып калачак. Татарстанда дәүләт даруханәләр челтәре «Таттехмедфарм» унитар предприятиесенә карый.

- Бу 219 даруханә оешмасын үз эченә ала. Даруханәләрнең 80 проценты авыл җирлегендә урнашкан. 49 авылда бары тик дәүләт даруханәләре генә эшли. Авыл халкын дарулар белән тәэмин итү өчен 1620 фельдшер акушерлык пунктлары һәм амбулатория хезмәткәрләре белән килешү төзелгән,- дип сөй ләгән «Татар информ» агентлыгына депутат. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә, фармацевтика өлкәсендә аз керем китергән оешмаларның, шул исәптән дәүләт даруханәләренең дә ябылу куркынычы булган. «Күпләп даруханә ябылу илдә социаль киеренкелек тудыруы бар. Шуңа да дәүләт даруханәләрен саклап калу мөһим», - дип ассызыклаган Айрат Фәррахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading