16+

Дәүләт Думасы депутаты һәр кешегә унар мең сум түләргә тәкъдим иткән

"Спpaвeдливая Россия — За правду" сәяси партиясе җитәкчесе Сергей Миронов закон проектын Думага август аенда кертәчәк.

"Спpaвeдливая Россия — За правду" сәяси партиясе җитәкчесе Сергей Миронов закон проектын Думага август аенда кертәчәк.

"Спpaвeдливая Россия — За правду" сәяси партиясе җитәкчесе Сергей Миронов Россиядә һәр кешегә унар мең сум түләргә тәкъдим иткән.

“Ярдәмнең беренче этабы — балалы гаиләләргә булырга тиеш. Чиратта пенсионерлар, аннан соң Россиянең һәр гражданина ай саен ун мең сум түләргә”, - дип аңлатма биргән Сергей Миронов.

Мисалга, ялгызы гына бала тәрбияли торган анага 20 мең (үзенә һәм баласына), ә әти-әни һәм өч баладан торган гаиләгә 50 мең сум түләргә, дигән фикердә депутат.

Закон проектын сәясәтче Дәүләт Думасына августның икенче яртысында тәкъдим итәргә ниятли. Бу проектны тормышка ашыру өчен елына 7,5 трлн. сум акча таләп ителәчәк.

Фото: РФ Дәүләт Думасы сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading