16+

Дәүләт Думасы Россиядә пенсия яшен киметү белән шөгыльләнәчәк!

Пенсия яше күпмегә төшәчәк? 

Пенсия яше күпмегә төшәчәк? 

Якын арада Дәүләт Думасына «Гадел Россия – Гаделлек өчен» фракциясе депутатлары тарафыннан россиялеләрнең пенсия яшен киметү турында закон проекты кертеләчәк: ир-атлар өчен – 65 яшьтән 60 яшькә кадәр, хатын-кызлар өчен – 60 яшьтән 55кә чаклы. Бу хакта партия лидеры Сергей Миронов белдерде. 
Партия, өч принципка таянып, Россиядә яңадан пенсия системасын реформалаштырырга тәкъдим итә: элеккеге пенсия яшенә кире кайту, дәүләт бюджетыннан турыдан-туры финанслау, пенсия күләмен өч параметр буенча исәпләү – хезмәт хакы, стажы һәм хезмәт шартлары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эйбэт булыр иде.

    Мөһим

    loading