16+

Дәүләт Думасына лаеклыларны барлыйбыз

Россия Федерациясендә быелның 18 сентябрендә - бердәм сайлаулар көнендә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар булачак.

Дәүләт Думасына лаеклыларны барлыйбыз

Россия Федерациясендә быелның 18 сентябрендә - бердәм сайлаулар көнендә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар булачак.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 22 майда Думага депутатлыкка кандидатларны алдан сайлап карау үткәрәчәк.

- Кандидатлар үзләрен-үзләре тәкъдим итә. Документлар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Кандидат "Бердәм Россия" партиясе вәкиле һәм шулай ук бер партиядә дә әгъза булып тормаган кеше булырга мөмкин. Башка партия әгъзасы катнаштырылмый. Кандидатның 21 яшьтән өлкән, хөкемгә тартылмаган булуы зарур. Чит илләрдә финанс активлары булган кеше дә кандидатлыкка теркәлми, - дип аңлатты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Оештыру комитеты документларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында (Казан, Горький урамы,9) кабул итә. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00, ә шимбәдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була. Мәгълүмат www.pg.er.ru һәм www.tatarstan.er.ru сайтларына урнаштырылган.

Алдан сайлап карауга беренчеләрдән булып, Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Илдар Гыйльметдинов, шулай ук "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзалары Яна Сирдюкова (Казан) белән Дмитрий Биденко (Чаллы) теркәлде.

Алдан сайлап карау республиканың алты сайлау округында үткәреләчәк. Лилия Маврина әйткәнчә, алдан сайлап карау чарасында "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзаларыннан тыш, сайлау яше тулган һәр кеше катнаша ала.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading